❤ ӨШКЕРҮ ДОГАЛАРЫ ❤ СТЕНАГЫЗГА АЛЫП КУЕГЫЗ ⭐⭐⭐ Өшкереп, төрле авырулардан арынып була. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) үзенең гаи­ләсенең әһелләрен өш­­кергәндә түбәндәге до­ганы кылып, уң кулы белән аларны сыпыра торган булган: ⭐ «Әллааһуммә, раб­бән-нәәс, әзһибил-бәЭс, вәш-фи иннәкәш-шәәфи, ләә шифәә ә илләә шифәә ук, шифәә ән ләә югадиру сәкамә». Тәрҗемәсе: «И-и кешеләр Раббысы Аллаһ, яманлыкны алып кит, ши­фаңны бир, чөнки Син генә шифа бирүче, Синең шифаңнан башка һич шифа юк. Бу шифадан соң чир китә» Пәй­гамбәр (с.г.в.с.) авыр­тынган чакта, аңа Җәбраил, килеп, аны тү­бәндәге доганы кылып өшкергән: ⭐ «Бисмил-Ләәһи юбриикә, вә мин күлли дәә ин йәшфиикә, вә мин шәрри хәәсидин изәә хәсәд, вә мин шәрри күлли зии гайн». Тәрҗемәсе: «Сине Терелтүче, сиңа һәрбер чирдән Шифа Бирүче, һәрбер хөседченең зарарыннан һәм күз тиюдән сине Коткаручы Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм» ⭐ «Бисмил-Ләәһи әркыйкә мин күлли шәйин ю зиикә, мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Аллаһу йәшфиикә, бисмил-Ләәһи әркыйкә». Тәрҗемәсе: «Сиңа зарар китерүче һәрбер нәрсәдән, һәрбер явыз җанның зарарыннан, хөседчеләрнең күз тиюеннән Аллаһның саклавын сорыйм. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм». Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер җиребез авыртса, безгә авырткан җиргә кулны куеп, шуның өстенә 3 тапкыр бисмилләһ әйтеп, соңыннан 7 тапкыр түбәндәге доганы кылырга кушкан. ⭐ «Әгуузу бил-Ләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әдҗиду вә ухәәзир». Тәрҗемәсе: «Аллаһ Тәгаләгә һәм аның кодрәтенә тапкан һәм курыкканымнан сыенам». Берәр яңа урынга тукталганда (өй булсын, я башкасы) түбәндәге доганы кылсак, аннан киткәнче бер нәрсәнең дә зарары тимәс. ⭐ «Әгуузу бикәлимәәтил-Ләәһит-тәәммәәти мин шәр­ри мәә халәкъ» Тәрҗемәсе: «Аллаһның мөкәммәл сүзләре илә барча мәхлукларның за­рарыннан (Раббыма) сыенам».

Теги:

Теги других блогов: