Караҗимешнең файдасы Эчәкләрне арулату өчен иртән ач карынга 300 г чи слива яисә 100 г караҗимешне бер стакан салкын су белән эчәргә киңәш ителә. Гастриттан һәр ашау алдыннан 2-3 слива ашарга, йә ярты стакан слива суы эчәргә кирәк. Сливада аппетитны ачучы һәм шул нигездә ашказаны эчәклеген яхшыртучы матдәләр бар. Йөрәк авыруларыннан һәм гипертониядән көн саен 100-150 г слива яки 50-75 г караҗимеш ашарга мөмкин. Сливаны шундый ук күләмдә ревматизм, подагра, бөер авырту, туберкулез, сидек куыгындагы таш, үпкә ялкынсынуы кебек сырхаулардан да ашарга киңәш ителә. Арыганлыктан, хәлсезлектән 100 г төшеннән арындырылган кипкән җиләк-җимешне (караҗимеш, йөзем, күрәгә, инжир) иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа вакланган унике әстерхан чикләвеге һәм бер стакан бал кушып болгатасың. Барлыкка килгән катнашманы иртә-кич 2 аш кашыгы күләмендә бер стакан гөлҗимеш төнәтмәсе белән эчәсең. Караҗимеш бактерияләргә каршы торучы искиткеч сыйфатка ия җимеш санала. Ул аеруча итне дезинфекцияләү өчен кулланыла.

Теги других блогов: здоровье слива караҗимеш